Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә юл. Урамда куркынычсызлык» дигән темага дәрес уздырылды.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр өйдән мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрут төзеделәр, урам-юл челтәре объектларын кабатладылар. Шулай ук юлны кичкәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә дә игътибар иттеләр. Юллардагы төрле хәлләрне анализлап, тәрбияләнүчеләр үз белемнәрен ныгыттылар.
Ахырда киемдәге яктылык кайтаргыч элементларның файдасы турында сөйләштеләр.