Югары Ослан районында өй бүлеге карамагындагылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Югары Ослан районындагы секторының профилактикалау бүлеге белгече Кристина Миңнулина белән берлектә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чаралар үткәрделәр.

Чараларда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 86 социаль хезмәт алучысы катнашты. Алар белән әңгәмәләр үткәрделәр, яктылык кайтаручы элементлар һәм файдалы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International