4 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин катнашында чара узды. Чараның максатлары балаларда һәм яшүсмерләрдә юлларда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү, урамда һәм юлларда үз-үзеңне тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук җәяүлеләр арасында тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллануны пропагандалау иде.
Балалар танып белү мультфильмнары карадылар, уеннар уйнадылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Ахырда тәртип сакчылары балаларга брелоклар рәвешендә яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.