5 апрельдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара үткәрелде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова пассажир балалар өчен автомобиль креслосы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуда катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды һәм аларны ничек дөрес кияргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Балалар кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, үз сорауларын бирделәр, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшергән фильм карадылар.