«Кайгырту» үзәге карамагындагылар куркынычсыз маршрут сайлады

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Яшь җәяүле» дигән чара уздырдылар. Ул Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.

Профилактика чарасы җәяүлеләр кичүе янында узды. ЮХИДИ инспекторы юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты, юл аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерде. Ул шулай ук балаларга куркынычсыз маршрутның нәрсә икәнен, киемдә яктылык кайтаручы элементларның ни өчен кирәклеген сөйләде.

Дәрес ахырында яшь социаль хезмәт алучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында төсле китаплар һәм буклетлар таратылды. Һәрбер катнашучыга бүләк итеп яктылык кайтаргыч элемент бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International