Сак булыгыз, юл: Минзәлә интернат-йортында профилактика чарасы уздырылды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр еш кына йөреп кайтырга яки кибеткә дип учреждениедән бераз читкә китәләр. Мондый йөрүләр куркынычсыз булсын өчен, олы яшьтәге кешеләргә юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре даими искә төшә.

Кичә интернат-йортта «Сак булыгыз, юл» дигән чара узды. Өлкәннәргә кунакка Ксения Погорелова җитәкчелегендәге 2 нче урта мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды, Минзәлә районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек начальнигы Наталья Железкова килде. Алар интернат-йорт карамагындагыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр, якынлашып килүче транспортның булмавына инанып, юлны җәяүлеләр кичүе аша гына үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Ахырда социаль хезмәтләр алучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр. Чара кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International