Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 18 майга портал аша 34 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 20 694 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
16 һәм 17 майда «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мәскәү һәм Киров районнары буенча идарәсе белгечләре Казан дәүләт энергетика университетының волонтерлык активы студентлары белән очрашты. Очрашу югары уку йортының карьераны үстерү бүлеге җитәкчесе ярдәме белән оештырылды.
32 ел элек, 1991 елның 19 апрелендә, «Россия Федерациясе халкының мәшгульлеге турында» Законы кабул ителде. Бу көнне дәүләт мәшгульлек хезмәте тарихы башланып китте. Татарстан Россиядә мәшгульлек хезмәтенең барлыкка килүенә һәм үсешенә үз өлешен кертте.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабына башлангыч йомгак ясалды. Бөтен ил буенча чарага 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында узган елда Татарстанда 9 меңнән артык кеше хезмәт базарында кирәкле программалар буенча түләүсез укыту узган. Аларның эшкә урнашу дәрәҗәсе 92 % тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.
Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 139 кеше исәптә тора. Шәһәр һәм район предприятиеләре гражданнарга 3 030 вакансия тәкъдим итә, аларның өчтән бер өлеше диярлек оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә. Мондый саннар әлеге секторның кадрлар белгечләре белән киңәшмәдә яңгырады.
22 мартта Татарстан Республикасының Менделеевск районында яшәүчеләр өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Чарада 8 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
17 мартка «Россия эше» порталы аша республика халкы 16 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 11 942 кеше мөрәҗәгать иткән.
14 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында республиканың Азнакай районы Уразай һәм Сәпәй авыл җирлекләренә барулар оештырылды. Мәшгульлек үзәге белгечләре район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия»нең депутатлар фракциясе җитәкчесе һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе белән берлектә торак пунктларда күчмә карьера остаханәсе эшен оештырдылар.
10 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яшел Үзән муниципаль районының 11 предприятиесе һәм оешмасы катнашында киңәшмә узды.