Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 35 372 берәмлекне тәшкил итә. Шулардан:
- 18,8 % җитештерүдә (6,6 мең эш урыны);
- 7,8 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 6,2 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (2,2 мең эш урыны);
- 5,5 % транспорт өлкәсендә (2,0 мең эш урыны);
- 4,7 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);
- 3,2 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә (1,1 мең эш урыны);
- 2,0 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,7 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
51,5 % – башка өлкәләр (18,2 мең эш урыны).
2023 елның 5 июненә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 0,18 тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 6 301 граждан теркәлгән.