Балаларны яклау көнендә Азнакайда яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация бирделәр

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган гомумшәһәр чарасында гражданнарны кабул иттеләр.

Балалар һәм аларның әти-әниләре хезмәт базарындагы вәзгыять, җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру өчен актуаль вакансияләр белән таныша алдылар, балигъ булмаганнарның хезмәт хокуклары гарантияләре, ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хезмәт һәм мәшгульлегенә өстәмә гарантияләр өлкәсендәге сорауларга җаваплар алдылар.

Шулай ук татарстанлыларга «Россия эше» порталы буенча консультацияләр бирелде, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International