1 июньгә «Россия эше» порталы аша республика халкы 39 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 23 543 кеше мөрәҗәгать иткән.
800 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 1 253 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен алырга теләк белдергән. Тагын 1 245 кеше «Россия эше» порталында эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәтләр алуга онлайн-гариза калдырган.
Татарстанлылар арасында популяр хезмәтләр арасында һөнәри юнәлештә ярдәм дә бар. Бу юнәлеш буенча гражданнардан 11 712 гариза килгән.