Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 18 майга портал аша 34 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 20 694 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Цифрлы платформа мөмкинлекләреннән файдаланып, 720 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 1 076 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен алырга теләк белдергән. Эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәт алуга 1 101 кеше онлайн-гариза калдырган.
Һөнәри юнәлештә ярдәм итү кебек хезмәтләр әле дә популяр. Бу юнәлеш буенча гражданнардан 10 135 гариза килгән.