Татарстанлыларга «Россия эше» порталында 36 205 вакансия тәкъдим ителә

2023 елның 9 июне, җомга

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 205 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 19,2 % җитештерүдә (7,0 мең эш урыны);

- 8,1 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);

- 6,4 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (2,3 мең эш урыны);

- 5,2 % транспорт өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);

- 4,8 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);

- 3,2 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,2 мең эш урыны);

- 2,0 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,7 мең эш урыны);

- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 50,8 % башка өлкәләрдә (18,4 мең эш урыны).

2023 елның 8 июненә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,17 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 6 260 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International