Мәшгульлек үзәкләре «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында чаралар үткәрә

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

16 һәм 17 майда «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мәскәү һәм Киров районнары буенча идарәсе белгечләре Казан дәүләт энергетика университетының волонтерлык активы студентлары белән очрашты. Очрашу югары уку йортының карьераны үстерү бүлеге җитәкчесе ярдәме белән оештырылды.

Очрашу барышында студентларга мәшгульлек хезмәте тәкъдим иткән хезмәтләр турында хәбәр ителде, алар «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында белделәр. Шулай ук студентлар «Россия эше» порталы белән таныштылар һәм һөнәри юнәлеш бирүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International