ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә «Сәламәт булу – уңышлы булу!» балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем хисләр дөньясы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.


11
март, 2022 ел
җомга

10 нчы март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 4 нче номерлы социаль участогында балигъ булмаганнар катнашында «Үзеңне алдарга бирмә» дигән темага чара уздырган. Чараның максаты – тәмәке тартуны профилактикалау һәм файдалы гадәтләр формалаштыру.

Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Тормышка – әйе дип әйтәбез!» дигән дәрес уздырды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Теләче муниципаль районында спартакиада үткәрелә. Быел спартакиада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узды. Спартакиада программасына чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярышлар, аркан тарту, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башка спорт төрләре керде.


4
март, 2022 ел
җомга

Һава торышы вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыда урманга сәяхәт оештырганнар.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларга «Иммунитетны ничек ныгытырга» дигән темага видеолекция тәкъдим иттеләр.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Скандинавия йөреше – сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулы» дигән мастер-класс узды. Чараның максаты – йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары эшен яхшырту, дөрес осанка формалаштыруга ярдәм итү, чыдамлыкны үстерү.

Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә уздырганнар. Профилактик чарада яшүсмерләр яшендәге тәрбияләнүчеләр катнашты.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Арча шәһәре стадионында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чарада спортның бу төрен яратучы барлык теләүчеләр катнаша алды.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Чүпрәле муниципаль районында «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бассейн эшли. 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге тәрбияләнүчеләр һәр атна саен йөзү дәресләренә йөриләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International