«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр чаңгы ярышында катнаштылар

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Арча шәһәре стадионында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чарада спортның бу төрен яратучы барлык теләүчеләр катнаша алды.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дә чаңгы ярышына кушылды. Актив катнашканнары өчен алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, организмны чыныктыруның менә дигән ысулы булып тора, чыдамлылык үсешенә, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытуга ярдәм итә. Саф һава сулыш органнарына яхшы тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International