17 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт наркотикларга каршы» дигән спорт чарасы уздырдылар. Ул наркоманияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча эш кысаларында 12 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Тормышның тәме» дигән чара уздырды. Чараның максаты – гаиләдә микроклиматны яхшырту.
Кичә, 12 октябрь көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга һәм алкоголь куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән төркемле чара үткәрде.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлеккә юл» дигән рекреацион-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Анда 10 кеше катнашты.
10 октябрь көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Кызлар» яшүсмерләр клубында «Кисәтелгән – сакланган» квесты уздырылды. Уен үз сәламәтлегенә карата шәхси җаваплылык позициясен формалаштыруга, ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында мифлар турында хәбәр итүгә юнәлтелгән.
Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен көзге кросс үткәрелә. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балалар арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
6 октябрьдә Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, өлкәннәрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Бөтендөнья тәмәкегә каршы көне кысаларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян китерү» шигарьләр конкурсы оештырдылар һәм үткәрделәр. Анда Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге сәламәт яшәү рәвеше алып бара, балаларга спортка мәхәббәт тәрбияли.