Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе балигъ булмаганнары өчен «Наркоманияне профилактикалау» дигән темага әңгәмә уздырылды. Чара кысаларында чакырылучыларга профилактик роликлар күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекция укылды.
Чара «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы айлык кысаларында узды. Ул Халыкара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.
Чарада өч кеше катнашты.