Минзәлә студентларына тәмәке тартуның зыяны турында искә төшерделәр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бөтендөнья тәмәкесез көн алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләсе белән эшләү буенча белгече «Тәмәке тартуның кеше организмына зыянлы йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында оештырылды.

Дәрестә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 17 студенты катнашты. Аларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр, «Ачы төтен сере» видеосын күрсәттеләр.

Дәрес ахырында студентлар яшерен рәвештә сораштыруда катнаштылар. Барлык катнашучыларга буклетлар һәм листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International