Минзәлә районында наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар

2023 елның 9 июне, җомга

Наркотикларга каршы республика айлыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 8 июньдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Мин тормышны сайлыйм. Наркомания – тормыш өчен куркыныч» акциясе уздырдылар. Чара яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру программасы кысаларында оештырылды. Акциянең максаты Минзәлә халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булды.

Муса Җәлил паркында барлык үтеп баручыларга тәмәке һәм наркотик матдәләрнең организмга зыянлы һәм зарарлы йогынтысы турында белешмәләр тапшырылды. Балигъ булмаганнарга максатсыз вакыт үткәрүгә альтернатива тәкъдим ителде – районның яшүсмерләр-яшьләр клубларында ял итү. Бу, акцияне оештыручылар әйтүенчә, яшүсмерләрнең күңелсез хәлләргә эләгү ихтималын киметергә һәм теләсә кайсы яшь кешенең теләмәгән тәртип формаларына каршы торырга эчке әзерлек дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International