Минзәлә районында тематик рәсем конкурсы үткәрелде

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Наркотикларсыз дөнья. Бәхетле балачак дөньясы» дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үткәрелде.

Конкурсның максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Рәсемнәр наркотикларга каршы пропаганда өчен кулланылачак.

Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Наркомания – тормыш өчен куркыныч» стенды ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International