Оешманың террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә кораллы һөҗүм һәм янгын чыкканда эш-хәрәкәтләрне тикшерү буенча инструктаж һәм тренировка үткәрелде.
27 октябрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан 6 нчы социаль участокка чыгу оештырылды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Янгын – ул куркыныч» дигән чара уздырдылар.
17 октябрьдә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләрнең чираттагы айлык җыелышы булып узды.
Яшел Үзәннең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләр янгын чыгу сәбәпләре турында күзаллауларын киңәйттеләр, янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Чара янгын, электротехник һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләрен карауга, яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга, эш урынында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклауга багышланган иде. Хәзерге эш мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады.
Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы белән берлектә Краснокадкино авыл җирлеге Югары Чаллы авылына барып, 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карадылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре җирле үзидарә, янгын күзәтчелеге органнары хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучы булган һәм ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрне өйләрендә йөреп чыгуны дәвам итәләр.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 11 октябрьдә гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча укыту чарасы узды. Аны учреждение директоры урынбасары үткәрде.
Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәрес үткәрделәр.