Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерүчеләр белән берлектә планлы укыту-тренировка эвакуациясе уздырылды.
Инструкция буенча янгын турында сигнал хәбәре килде, шуннан соң персонал кешеләрне эвакуацияли башлады. 122 социаль хезмәт алучы һәм хезмәткәрләр арасыннан 33 кеше эвакуацияләнде. Шартлы янгын тиз арада сүндерелде.
Укыту-тренировка эвакуациясе график буенча, кварталга бер тапкыр үткәрелә. Чараның максаты – гадәттән тыш хәл булганда хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм хәрәкәте чикләнгән гражданнарны эвакуацияләү буенча гамәлләрне кабатлау.
Профилактик чара барышында янгын часте белгечләре оешмада янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр. Чарадан соң янгын сагы белгечләре инструктаж үткәрделәр.