2 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын чыккан очракта персоналны һәм социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү буенча чара үткәрелде. Чара Түбән Кама муниципаль районы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкиле Роман Сизов катнашында оештырылды.
Барлыгы 68 кеше эвакуацияләнде. Эвакуациянең гомуми вакыты 5 минут тәшкил итте.
Роман Сизов янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыкканда гамәлләр, янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан файдалану кагыйдәләре, янгынга каршы системаларның урнашу урыннары турында максатчан инструктаж үткәрде.
Практик тренировка оешкан төстә һәм оператив узды.