Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне түбәндәге юнәлешләр буенча планнан тыш укыту уздырылды: террорчылыкка каршы саклык, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр.
Стандарт булмаган ситуацияләрне модельләштерү форматында учреждение хезмәткәрләре саныннан өч команда тест сорауларына җавап бирделәр, кейслар чиштеләр, кешеләр тормышы өчен куркыныч булган теге яки бу хәлдә эш тәртибен аңлаттылар.
Эшлекле уен вакытында катнашучылар үз тәҗрибәләре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, террорчылык акты янаган очракта гамәлләр алгоритмы буенча стандарт булмаган карарлар тәкъдим иттеләр.
Шулай итеп, экстремаль ситуацияләрдә персоналның үз-үзен тотышы кагыйдәләре буенча белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгытуга юнәлтелгән төп максатка ирешелде.