«Хыял» социаль приютында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 28 октябре, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Янгын – ул куркыныч» дигән чара уздырдылар.

Тәрбияче Алсу Сибгатуллина балаларга «Шырпы һәм яхшы ут турында» дигән әкият укыды. Аны тыңлап, балалар янгын чыгу сәбәпләре турында белделәр. Балалар, рәсемнәр карый-карый, әкият турында актив фикер алыштылар. Шулай ук аларга янгын вакытында куркынычсыз тотыш кагыйдәләре һәм төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International