Оешманың террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә кораллы һөҗүм һәм янгын чыкканда эш-хәрәкәтләрне тикшерү буенча инструктаж һәм тренировка үткәрелде.
Хезмәткәрләрнең янгын, кораллы һөҗүм, тоткынга алу, шартлаткычка охшаган шикле әйбер табу очракларында күрсәтмәләрне, шулай ук махсус хезмәтләрнең телефон номерларын белүләрен тикшерделәр.
Тренировкалар уңышлы үтте, чараның максатлары һәм бурычларына ирешелде.