Минзәлә районында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру дәвам итә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Җылыту сезоны башланганнан бирле Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын-коткару часте хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучыларның гаиләләренә рейдлар уздыралар. Чараларның төп максаты – гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.

Рейдлар барышында янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый, башкарылган эшләр акты да төзелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын саклау буенча инструктаж үткәрелә, буклетлар һәм белешмәлекләр таратыла.

Һәр гаиләгә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын хәбәрчеләре турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш принцибын аңлаталар һәм күрсәтәләр, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаталар.

Социаль хезмәт алучыларның йортларында янгын хәбәрчеләрен урнаштыру эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International