Тәтеш районында гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырдылар

2022 елның 28 октябре, җомга

27 октябрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан 6 нчы социаль участокка чыгу оештырылды.

Ведомствоара комиссиягә опека һәм попечительлек секторы мөдире һәм гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керде. Күчмә эш барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартларын тикшерү оештырылды, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде. Шулай ук ата-аналарга гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча консультация күрсәттеләр.

Чара вакытында гаиләләрдәге хәл канәгатьләнерлек дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International