Яшел Үзәннең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләр янгын чыгу сәбәпләре турында күзаллауларын киңәйттеләр, янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.
Практик өлеш вакытында балалар электр көнкүреш һәм җылыту приборлары белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар, янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан файдаланырга өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр, тематик уен уйнадылар. Материалны ныгыту өчен балалар «Тыела – рөхсәт ителә» тест-уенында катнаштылар.
Тәрбияче сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш баланың барлык төр эшчәнлегенә һәм тормышына үтеп керергә тиеш, чөнки балаларда төп белемнәр булмау яки кагыйдәләрне үтәмәү төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерә.