Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы уздырыла. Чираттагы чара 10 ноябрьдә узды. Анда 35 социаль хезмәткәр һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Очрашу кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында искә төшерде, катнашучыларны планлы күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хезмәткәрләрнең уңай эшен, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, документларны рәсмиләштерүнең регулярлыгын, хезмәтләрдән файдаланучылар проблемаларын оператив хәл итүне һәм башкаларны билгеләп үтте. Үзәк директоры шулай ук социаль хезмәт алучылар арасында финанс мошенниклыгын профилактикалау чаралары турында да сөйләде.
«Наз» үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова хезмәткәрләрнең куркынычсызлык чаралары турында сөйләде, социаль хезмәт алучылар йортларында янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен аерым контрольдә тоту турында кисәтте.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөлфия Егорова инновацион технологияләр буенча эшнең активлашуын искә төшерде.
Социаль эш буенча белгеч Зилә Хәбибуллина социаль хезмәткәрләргә озак вакыт карау системасының формаларын ничек дөрес тутырырга кирәклеген аңлатты.
Социаль хезмәткәрләрне укыту аларның белем дәрәҗәсен күтәрә, яңа эш формаларын һәм ысулларын тормышка ашырырга ярдәм итә.