17 октябрьдә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләрнең чираттагы айлык җыелышы булып узды.
Киңәшмә барышында өлкәннәрне һәм инвалидларны социаль тәэмин итү, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру һәм башка актуаль эш мәсьәләләре кузгатылды. Хезмәтне саклау буенча белгеч Суфия Фатыйх кызы хезмәттәшләренә консультация бирде һәм бинада янгын чыкканда, террорлык акты куркынычы булганда һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә хезмәткәрләрнең эш тәртибе турында инструктаж үткәрде.
Учреждение директоры Гүзәл Закирова социаль хезмәткәрләргә социаль өлкәдә нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.
Мондый җыелышлар системалы рәвештә үткәрелә һәм Саба районы халкына социаль хезмәтләр күрсәтү өчен коллективны берләштерергә юнәлдерелгән.