«Калейдоскоп» программасы кысаларында 21 ноябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы А. Ф. Тимерханов катнашында белән дәрес оештырдылар.
Үз-үзеңне куркынычсыз тотыш нигезләре, һичшиксез, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең нигезе булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: көндәлек тормышта саксыз эш итү кайвакыт төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән табигатьтә һәм көнкүрештә янгыннарны кисәтү өлкәсендә куркынычсыз тотыш күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.
Өлкән яшьтәге гражданнарның торак биналарында янгыннарны кисәтү максатыннан Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән даими рәвештә профилактик эш алып баралар.
27 октябрьдә Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре, 1 нче урта белем бирү мәктәбенең социаль педагогы белән берлектә, күпбалалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырдылар. Чараларның максаты – янгын хәбәрчеләрен урнаштыру.
6 октябрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде. Укытуның төп максатлары – хәбәр итү һәм сигнализация системаларын, гадәттән тыш хәлләрдә персоналның дөрес эш итүен тикшерү.
Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау уздырылды. Йортларга йөрүнең максаты – яшьләре һәм (яки) сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактика эшен гамәлгә ашыру һәм ашыгыч хезмәт телефоннары турында мәгълүмат бирү.
Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар тәрбияче һәм педагог-психолог белән бергә янгын сүндерү бүлегенә бардылар. Анда алар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.
Тәтеш районында җылыту сезоны башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча күпбалалы гаиләләрнең торак биналарын тикшерү эшләре дәвам итә. 5 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре белән берлектә ведомствоара сәфәр кысаларында Тайба-Тауш, Киртәле, Кадыш, Урюм, Пролей-Каша авылларында яшәүче гаиләләр белән очрашты.
Тәтеш районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне өйрәнү һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерү максатыннан ведомствоара рейдлар дәвам итә.
17 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокка ведомствоара чыгу оештырды. Рейд барышында Олы Тархан авылы территориясендә яшәүче сигез гаилә тикшерелде.