Зәйдә профилактик ведомствоара гаиләләргә чыгулар уздырылды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

27 октябрьдә Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре, 1 нче урта белем бирү мәктәбенең социаль педагогы белән берлектә, күпбалалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырдылар. Чараларның максаты – янгын хәбәрчеләрен урнаштыру.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрделәр. Төтен чыккан очракта, хәбәрче кешеләрне куркыныч турында кисәтеп, көчле сигнал бирә. Бу төнлә аеруча мөһим. Приборны куллану мөмкин кадәр гади, ул елына бер тапкыр алыштырыла торган батареядан эшли.

Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук буклетлар дә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International