Минзәлә интернат-йортында эвакуация оештырдылар

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Кичә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча планнан тыш өйрәнү чарасы узды. Профилактика чарасы янгын чыккан очракта персоналның гамәлләрен эшкәртү, профессиональ һәм психофизик әзерлек дәрәҗәсен саклау, эвакуацияләү, янгын таралуны, аны локальләштерүне һәм бетерүне булдырмау буенча җайга салынган гамәлләрне тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.

Сценарий буенча, мунча комплексында янгын чыкты. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде.

Уку-күнекмә эвакуациясеннән соң социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Аларга картлар йортларында булган янгыннарның төп сәбәпләре турында сөйләделәр. Биналарда тәмәке тарту, ачык ут куллану тыелюга аерым игътибар бирелде.

Шартлы янгынны сүндерү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча персоналның гамәлләре «канәгатьләнерлек» билгесе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International