Спас интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы тикшерелде

2023 елның 1 декабре, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә законнарны үтәү буенча планлы күчмә тикшерү узды.

Профильле ведомство вәкиле Сергей Демонов хезмәт күрсәтүче персонал белән инструктаж үткәрде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны бинадан эвакуацияләү дә булды.

Әзерлек этаплары чорында барлык категория хезмәткәрләр белән теоретик һәм практик дәресләр үткәрелде.

Тикшерүче тренировка нәтиҗәләре уңай булуын, барлык автомат янгыннан саклану системалары эшләвен, тренировканың максатларына һәм бурычларына ирешелүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International