Алабуга интернат-йортында гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләр турында искә төшерделәр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Хезмәткәрләргә янгын вакытында эш итү, хәбәр итү тәртибе, янгынны сүндерү, эвакуация үткәрү турында искә төшерделәр.

Дәреснең икенче яртысында видеоролик карадылар һәм террорчылык акты янаганда, шикле предмет табу очрагында һәм кораллы һөҗүм янаган вакытта персоналның гамәлләрен кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International