6 октябрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде. Укытуның төп максатлары – хәбәр итү һәм сигнализация системаларын, гадәттән тыш хәлләрдә персоналның дөрес эш итүен тикшерү.
Укытуның нияте буенча, беренче каттагы кухняга ут каба. Чарада катнашкан белгечләр, интернат-йортта янгын вакытында эш итәргә әзер булуларын раслап, куелган бурычларны үтәделәр. Шартлы янгын сүндерелде. Барлык социаль хезмәтләр алучылар һәм персонал куркынычсыз зонага эвакуацияләнде.
Укытулар нәтиҗәләре буенча җентекле тикшерү үткәрелде. Янгын сүндерү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча персоналның гамәлләре «канәгатьләнерлек» бәясе белән билгеләнде.