Минзәлә районы ХСХКҮдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чара уздырылды

2023 елның 24 ноябре, җомга

«Калейдоскоп» программасы кысаларында 21 ноябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы А. Ф. Тимерханов катнашында белән дәрес оештырдылар.

Чараның максаты – балаларны ашыгыч хезмәт телефоннары, янгын сүндерүче җайланмалар һәм автоном янгын хәбәрчесе белән эш итү кагыйдәләре белән таныштыру иде. Әңгәмәдән соң балалар «Янгын калканы» дигән белешмәлекләр ясадылар, аларда ашыгыч хезмәт телефоннары һәм төп янгынга каршы чаралар күрсәтелгән.

Шулай ук балалар янгынны сүндерүнең альтернатив ысулларын искә төшерделәр, янгын вакытында эш итү алгоритмын кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International