Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә янгыннарның төп сәбәпләре турында балаларга мәгълүмат бирү максатыннан чара уздырылды.
Чара барышында белгечләр кунакларга проблеманың актуальлеге һәм профилактиканың һәрвакыт минималь чыгымнарга төшүе турында сөйләделәр. Алынган мәгълүматны ныгыту максатыннан, социаль хезмәтләр алучыларга буклетлар таратылды.