«Опека» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес узды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Үз-үзеңне куркынычсыз тотыш нигезләре, һичшиксез, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең нигезе булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: көндәлек тормышта саксыз эш итү кайвакыт төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән табигатьтә һәм көнкүрештә янгыннарны кисәтү өлкәсендә куркынычсыз тотыш күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.

Әңгәмәгә Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Равил Хөсәенов чакырылган иде. Ул һәрвакыт үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотарга кирәклегенә басым ясады, янгынның җитди афәт булуын һәм моңа бөтен җаваплылык белән карарга кирәклеген искәртте.

Чара ахырында катнашучыларга буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International