ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерлелеге өчен шартлар тудыру.


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

9 апрельдә район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен Тукай районының Таулар авылыннан өлкәннәр китерелде. Аларны социаль хезмәткәр Земфира Мифтахова озата йөрде. Ул фельдшерга пассажирлар ташуны оештыруда ярдәм итте, өлкән яшьтәге гражданнарны утыртуда һәм төшерүдә булышты.


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Өлкән яшьтәге халыкны укыту мәшгульлекне тәэмин итүнең бер коралы булып тора. 2024 елда 6 меңнән артык өлкән кеше укытылган.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 4,4 мең кеше укырга кереште. Бу мөмкинлектән аеруча өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар файдаланган – 592 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында 1 540 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр бар.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел дәвамында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү буенча чаралар үткәрелде.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны медицина оешмаларына илтү планы инде 4 % ка арттырып үтәлгән.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә бәйләү кебек арт-терапия ысулы киң кулланыла.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда пробация субъектлары белән «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланыла. Шундый технологияләрнең берсе – тегү машинасында тегү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International