Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында ведомствоның 2024 елгы эш нәтиҗәләре, Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, ярлылыкка каршы көрәш, «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук җитештерүдәге имгәнүләр, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре дә яктыртылды.
Министр докладының аерым темасы Татарстанда Гаилә елын үткәрү иде. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Татарстанда гаиләләр катнашында меңләгән чара уздырылды.
Министрлыкның коллегия утырышы эшендә шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.