Узган елда 6 меңнән артык өлкән граждан уку узган

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге халыкны укыту мәшгульлекне тәэмин итүнең бер коралы булып тора. 2024 елда 6 меңнән артык өлкән кеше укытылган, шул исәптән:

- 1,1 мең эшсез граждан;

- «Демография» илкүләм проекты кысаларында 3 яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган, 7 яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар, пенсия яшенә җиткән, эш эзләүче гражданнар арасыннан 4,4 мең аерым категория гражданнар һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең 477 хезмәткәре.

2025 елда Татарстан Республикасы яңа «Кадрлар» милли проектында актив катнашачак. Милли проектка дүрт федераль проект керә – «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International