2024 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 4,4 мең кеше укырга кереште. Бу мөмкинлектән аеруча өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар файдаланган – 592 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында 1 540 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр бар.
Исегезгә төшерәбез, милли проектны гамәлгә ашыру 2019 елда башланды. Бу вакыт эчендә 39,7 меңнән артык татарстанлы һөнәри белем алган. Узган ел яңадан белем алучылар саны 8,3 мең кеше тәшкил итте.
2025 елда укыту чараларын гамәлгә ашыру «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында дәвам итәчәк.