Тукай районының 500дән артык өлкән кешесе илкүләм проект чаралары кысаларында хастаханәдә булып кайтты

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен Тукай районының Таулар авылыннан өлкәннәр китерелде. Аларны социаль хезмәткәр Земфира Мифтахова озата йөрде. Ул фельдшерга пассажирлар ташуны оештыруда ярдәм итте, өлкән яшьтәге гражданнарны утыртуда һәм төшерүдә булышты.

2025 ел башыннан районның 500дән артык өлкән кешесенә гражданнарны китерү буенча ашыгыч социаль хезмәт күрсәтелгән. Чаралар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International