Шушы көннәрдә Яр Чаллыда пробация субъектлары белән «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашу өчен «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева чакырылган иде. Киңәшмәдә шулай ук «Перекресток» яшәү урыны булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге, Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге, «Шаг навстречу» системалы карарлар үзәге» АКБО, «Союз Добра» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.
Катнашучылар ресоциализацияләүдә, социаль адаптацияләүдә һәм социаль тернәкләндерүдә ярдәм итү турында карар кабул ителгән затларны социаль адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру өлкәсендә пробация өлкәсендә уртак эшне оештырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Лилия Вәлиева катнашучыларга «Ышаныч» үзәгенең эше, «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган стационарны алмаштыручы технологияләр турында сөйләде.