Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны медицина оешмаларына илтү планы инде 4 % ка арттырып үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, илтеп җиткерү «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә, федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Проект өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, актив озак гомер өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Вакытында дипансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә.
Агымдагы елда якынча 57 мең гражданны колачлау планлаштырылган иде. Бүгенге көндә район хастаханәләренә 59 524 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән инде.