Балтач районының 600гә якын өлкән кешесе илкүләм проект чараларында катнашты

2025 елның 30 мае, җомга

Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озын гомерлелеге өчен шартлар тудыру.

Китерү «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында бушлай башкарыла. 2025 елда Балтач районы торак пунктларыннан барлыгы 1 000 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырылган. Бүгенге көндә бу хезмәттән районның 598 өлкән кешесе файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International