«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә бәйләү кебек арт-терапия ысулы киң кулланыла.
Бәйләү вакытында кандагы эндорфин дәрәҗәсе арта, бу исә кәефне күтәрергә мөмкинлек бирә. Шулай ук бу шөгыль игътибарны һәм хәтерне яхшырта, бу өлкән яшьтә мөһим.