Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел дәвамында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына илтү буенча чаралар үткәрелде.
2024 елда барлыгы 57 мең гражданны колачлау планлаштырылган иде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә ел башыннан республиканың медицина оешмаларына 59 998 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 45 953 – диспансерлаштыруга.